Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Математикадан дәүләт имтиханын биргәндә мәктәп укучыларына калькулятор кулланырга рөхсәт ителде

Россия укучылары 2024 елда математика буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) биремнәрен үтәгәндә программалаштырылмаган калькуляторны куллана алачак.

Бу хакта бүген Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында урнаштырылган имтиханның демоверсиясеннән билгеле булды.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф күзәтчелегенең 2023 елга имтиханнар расписаниесен раслаучы уртак боерыгында, имтихан вакытында файдаланырга мөмкин булган укыту һәм тәрбия чараларын билгеләүче бүлектә, математика буенча ОГЭда калькулятор куллану да каралмаган. Ләкин әлеге җайланманы физика, химия һәм биология буенча имтиханнарда кулланырга мөмкин иде.

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев