MAX кушымтасы аша машина йөртү таныклыгы күрсәтеп булачак
Татарстанда МАХ мессенджеры ярдәмендә машина йөртү хокукы таныклыгын күрсәтергә, шулай ук күп балалы гаилә статусын һәм яшьне раслауга мөмкин булачак.
Мессенджерда шулай ук хастаханә кәгазьләрен дистанцион ябу һәм ышанычлы контактларга акча күчерү кебек яңа сервислар эшли башлаячак.
ТР Цифрлы үсеш мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта МАХның яңа мөмкинлекләре турында белдерде. Ул мессенджер аша транспорт таныклыкларын күрсәтү функциясе планлаштырылуын раслады.
Өстәвенә, сатып алучылар инде хәзергә үк МАХ һәм «Цифрлы ID» сервисы аша үз яшьләрен раслый ала.
Быел эшләп җибәреләчәк ике яңа сервис авыру буенча хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен дистанцион ябу (пилот режимында эшли башлый) һәм ышанычлы контактларга акча күчерү мөмкинчелеге тәкъдим ителәчәк.
Татар-информ
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев