Махсус хәрби операция зонасына Татарстанның башка атлары белән Лениногорск районыннан да атлар китте
Алар алгы сызыкта хәрбиләргә иң кыен урыннарда ярдәм итәчәк.
Татарстанның башка атлары белән бергә, Лениногорск районының “Алмакай” ат утарыннан да татар токымлы атларны махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр.
Атлар азат ителгән территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен кулланылачак. Әлеге хайваннар техника белән чагыштырганда күп кенә өстенлекләргә (маневрлылык, машиналар батып кала торган урыннардан да җиңел үтәләр) ия. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Атларны Казаннан, шулай ук Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәрделәр. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим итте. Бездән Югары Каран авылындагы татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллинның ике аты китте.
Хайваннарны юлда махсус машинада алып барачаклар.
Атлар азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташуда булышачак. Алар хәтта миналарны да сизә, аларны урап уза икән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев