Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Менделеевск шәһәрендә фаҗига: тау янындагы канализация коесында ике бала мәете табылган

Зур фаҗига.

Бүген, 4 гыйнварда, Менделеевскида куркыныч тау янындагы канализация коесында ике кечкенә баланың мәете табылган.

Алар шуарга яраксыз таудан шуып, канализация коесына төшеп киткән булулары ихтимал.

ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу хәлләрдән соң саксызлык аркасында үлем китерү турында җинаять эше кузгатылган.

ТР Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Гаиләләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәзер хокук саклау органнары булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрә. Тау һәм шуу урыны санкцияләнмәгән, кое коммерция предприятиесе балансында тора.

Муниципалитет территориясен тикшерергә йөкләмә бирде. Мондый ташландык конструкцияләр кичекмәстән юк ителергә яки ышанычлы изоляцияләнергә тиеш!» – диде район башлыгы.

Ул район халкын балалар иминлегенә игътибар итәргә чакырды. Аларны караучысыз калдырмаска һәм тагын бер кат куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә: «балаларның, хәтта чит кешеләрнең дә куркыныч тәртибен игътибарсыз калдырмагыз, – аның турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итегез»

 https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев