Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мин буталдым»: хатын хыянәт итте

Хатын белән 2013 елда таныштык. Ул — иреннән аерылган, баласыз хатын иде. Ире еш кына кул күтәргән, хыянәт иткән. Аерылышканда, фатирын да үзенә тартып алган. Кыскасы, хатын бернәрсәсез утырып калган.

Хатыныма бик нык гашыйк булдым. Үткәне шундый аяныч булгач, бөтен игътибарымны аңа бирергә теләдем. Көн дә кафе, кино, паркка алып бардым. Берничә айдан соң без фатир арендалап, шунда яши башладык. Тагын берничә айдан мин аңа тәкъдим ясадым, ул ике дә уйламыйча ризалашты. Туй ясап тормадык, икәү генә язылышып кайттык.

Ярты елдан соң хатын балага узды. Бу хәбәрне белгәч, бездән дә бәхетле кеше юк иде. Гаиләм, туачак балам өчен күп эшләдем. Иртүк китәм, соң гына кайтам. Ул чорда кесәгә шактый акча керде. Аннан соң кызыбыз туды, әнисе кебек үк матур, сөйкемле, күзләр тимәсен.

Әйбәт кенә яшәп ятканда, хатын үзгәрде. Кичләрен гел телефонында утыра, смс языша. Сораша башласаң, «миннән шикләнәсеңме әллә?» ди. Көннәрдән бер көнне барысын да үзе әйтеп салды. «Мин буталдым, сине яратмыйм бугай», — диде. Киемнәремне җыйдым да, әниләргә киттем. Фатир арендасы өчен бүгенге көнгә кадәр үзем түлим, чөнки анда хатыным белән кызым яши.

Күптән түгел сөяркәсе миңа смс язды. «Миңа синең хатының кирәк түгел. Ул үзе миңа ябышты. Мин яши торган шәһәргә килә, очрашулар эзли», — диде. Менә сиңа мә! Ә миңа бит хатын «әни янына барам» дип китә иде. Димәк, сөяркәсе янына йөргән. Ә мин аңа ышандым...

Ни өчен шулай эшләде соң ул? Мин бит аны, кызыбызны үлеп яратам, аларны бәхетле итү өчен күпме тырыштым. Яшермим, гаиләмне сакларга, кире кайтарырга телим. Тик йөрәк кенә яралы...

Рәис, Казан

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев