Миңнеханов Һиндстанның Андхра-Прадеш штаты министры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штатының (Һиндстан) кеше ресурсларын үстерү министры, мәгълүмат технологияләре, электроника һәм коммуникацияләр министры Нара Локеш белән очрашты.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия һәм Һиндстан мөнәсәбәтләре өстенлекле стратегик партнерлык характерында. Ул ассызыклаганча, ике ил лидерлары даими диалогны хуплый.
«Казандагы БРИКС саммитында Премьер-министр Наренда Моди әфәнде җитәкчелегендәге Һиндстан делегациясен кабул итү безнең өчен зур хөрмәт булды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул икътисадый багланышлар үсешен аерым билгеләп үтте: 2025 елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 353 млн доллар тәшкил итте. Шулай ук ул Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы, ә Һиндстанда Татарстанның сәүдә вәкиле эшләвен искәртте.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев