Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанга волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чараларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында белдерде.
"Волонтерлык ирекле хәрәкәтенең алга таба үсеше аерым карауны таләп итә. Бүген республикада СВО катнашучыларына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче меңләгән ирекле хезмәткәрләр эшли. һәлак булганнарның гаиләләренә һәм СВО ветераннарына ярдәм итү өчен гамәлдәге волонтерлык инфраструктурасын эзлекле рәвештә җайлаштырырга, шулай ук Ватанны саклаучылар турында кайгыртуга юнәлдерелгән балалар һәм яшьләр проектларына ярдәм итәргә кирәк», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук волонтерларны бүләкләүгә системалы якын килүнең һәм тиешле инициативаларны үстерүнең мөһимлегенә басым ясады. Ул яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде, үсеп килүче буын белән нәтиҗәлерәк диалог булдыру кирәклеген ассызыклады.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев