Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов махсус операциядәгеләрнең балаларын Казан Кремленә Яңа елга чакырырга кушкан

Яңа ел чараларын оештырган вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирергә кирәк – мобилизацияләнгәннәрнең дә, хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучыларның да, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бу турыда ул Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Ул хәрби хезмәткәрләрнең балаларын зур бәйрәм чараларына чакырырга кушты, дип яза «Татар-информ».

«Республика дәрәҗәсендә аларны Яңа ел чараларына: 5-11 сыйныф укучыларын – «Татнефть Арена»дагы республика Яңа ел чыршысына, 1-4 сыйныф укучыларын – Казан Кремлендәге Яңа ел тамашаларына чакыру турында карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Яңа ел каникулы темасын да читләтеп үтмәскә чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Балаларның ялын кышкы каникулда оештырырга, спорт һәм мәдәни чаралар әзерләргә кирәк», – дип белдерде республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Резервта торган 300 меңнән артык кеше махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итү өчен чакырылды. 31 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның РФ Саклану министрлыгы гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча куйган йөкләмәсен үтәвен хәбәр итте.

https://vatantat.ru/2022/11/97364/

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев