Бүген Кремльдә очрашу.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда аңа газлаштыру программаларын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең программа буенча Газлаштыру фондын гамәлгә керткәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең газлаштыру дәрәҗәбез бик югары булса да, яңа микрорайоннар, калганнары — 34 700 йорт хуҗалыгы газга тоташты», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе
«Аллага шөкер», — дип кыскача гына җавап бирде РФ Президенты. «Бу зур эш», — дип ассызыклады үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда Татарстанда газлаштыру буенча 50 меңгә якын гариза кабул ителгән.
Нет комментариев