Миңнеханов: Татарстанда кече нефть компанияләре 2025 елда 7 млн тоннага якын нефть чыгарган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында киңәшмә үткәрде.
Анда кече нефть компанияләренең узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2026 елга бурычлар билгеләделәр.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, тышкы басым һәм бәяләр үзгәреп торуына карамастан, тармак тотрыклылыгын саклап калган. Нефals маркалы нефтькә уртача еллык бәя бер баррель өчен 55,6 доллар тәшкил иткән.
Агымдагы елның гыйнварында бәя барреле өчен 41 долларга кадәр төшкән. Узган ел Россиядә нефть чыгару күләме 512 млн тонна тәшкил иткән, бу 2024 ел дәрәҗәсендә.
Татарстанда 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган. Республиканың кече нефть компанияләре 6 млн 879 мең тонна нефть чыгарган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 209 млрд сум түләгән, шул исәптән 8,5 млрд сум – республика бюджетына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев