Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов Транспорт министрлыгына пассажирлар йөртү хезмәтенә игътибар итүне сорады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пассажирлар йөртү хезмәтенә игътибар итүне сорады.

Алар буенча гражданнардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә, дип белдерде республика җитәкчесе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында.

«Бездә пассажирлар йөртү мәсьәләсе бераз «факультатив». Биш ел эчендә республика яңа автомобиль юллары төзү буенча зур алгарыш ясады. Әмма яңа юллар һәм чишелешләр төзү исәбенә без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җәмәгать транспорты пассажирлар өчен уңайлы, ә аның эше сыйфатлы булырга тиеш.

«Әгәр без бу юлны үтмәсәк, үзебезнең шәхси автомобильләрдә «бөке» юкка чыкканны көтеп утырачакбыз. Шуңа күрә бу сорау бик мөһим. Без фәнни бергәлек белән бу мәсьәләдә шулай ук эшләрбез», – дип билгеләде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе алга киткән транспорт инфраструктурасы – тотрыклы икътисадның бер өлеше, дип өстәде.

«Әгәр транспорт инфраструктурасы үсмәсә, икътисад үсмәячәк, ә без үсеш булуын телибез. Бу өлкәдә безнең резервлар бик зур», - дип йомгаклады ул.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев