Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм буларак җибәрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәт хакының бер өлешен зыян күргән Курск өлкәсе халкына ярдәм буларак җибәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе инициативасын Рәиснең администрациясе, Дәүләт Советы аппараты һәм Министрлар кабинеты хезмәткәрләре дә хуплаган. Алар үзләренең бер көнлек хезмәт хакын зыян күргән тыныч халыкка ярдәм буларак тапшырырга булган.

«Татарстан Республикасы халкы ватандашларыбыз белән булган фаҗигане авыр кичерә. Россия һәрвакыт шәфкатьлелек һәм үзара ярдәм итешү традицияләре белән дан тотты. Бу барлык конфессияләр һәм милләтләрнең йөрәгендә чагылыш таба. Бергә булыйк. Авыр минутларда безнең игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итик», - дип белдерде Миңнеханов.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев