Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп директорлары өчен чыгымнарны декларацияләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә үз чыгымнары турында хисап бирүне йөкләүне тәкъдим итте.

 Бу хакта РБК сайтына сылтама белән «Труд» басмасы хәбәр итә.

Шундый эчтәлектәге канун проектын ведомство башлыгы Антон Котяков закон проекты эшчәнлеге белән шыгыльләнә торган хөкүмәт комиссиясе каравына чыгарды. Анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, хастаханәләр һәм сырхауханәләрнең баш табиблары турында сүз бара. Документ нигезендә, үз чыгымнарын алар үзләре генә түгел, аларның тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары да декларацияләргә тиеш булачак.

Россия Федерациясенең дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә Россиядә бу категориядә 206,6 мең граждан исәпләнә. Гамәлдәге закон буенча алар керемнәре һәм милке, шулай ук милек характерындагы йөкләмәләре турында гына хәбәр итәргә тиеш.

Әлеге мәсьәлә буенча комиссия утырышы 19 июльдә узды. Бу закон проекты хупланды, дип хәбәр иткән фикер алышуда катнашкан РБК чыганагы. Финанс һәм эчке эшләр министрлыгы, Росфинмониторинг һәм башка ведомстволар да килешүләрен белдергән.

Төзәтмәләрне Хезмәт министрлыгы коррупциягә каршы көрәш кысаларында эшләгән. Аларның максаты –  түрәләрнең, шулай ук бюджет учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең чыгымнарын контрольдә тотуны катгыйландыру.

 

https://tatar-inform.tatar/news/maktap-direktorlary-xastaxanalarnen-bas-tabiblary-cygymnaryn-deklaraciyalarga-ties-bula-5857825

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев