Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгән күп балалы ир-атлар гаиләләренә кайтарылачак

Балигъ булмаган өч яки аннан да күбрәк балалары булган һәм 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән ир-атлар өйләренә җибәреләчәк.

Дәүләт Думасы парламентарийлары мондый һәр очрак буенча контроль алып барачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу хакта РФ Саклану министрлыгының рәсми вәкиле Думада узган очрашуда депутатларга сөйләде. Фәррахов искәртеп узганча, РФ Генераль штабы күрсәтмәсе буенча Татарстанда инде 4 октябрьдән соң өч балалы аталарны мобилизация кысаларында чакырмыйлар.

«Бу категориягә кергән һәм 4 октябрьгә кадәр чакырылган гражданнарны кире кайтару турында Саклану министрлыгы карар кабул итәчәк», – дип аңлатты Фәррахов.

Ул бу мәсьәләнең гражданнарны борчыганын белдерде, шуңа күрә бүгенге очрашу вакытында депутатлар Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белән бергә аны хәрби ведомство вәкилләренә җиткергән. «Саклану министрлыгында депутатлардан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуларын сорадылар. Миндә әлеге мәсьәлә буенча безнең гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп, һәр мөрәҗәгать буенча эшләячәкбез», – диде Фәррахов.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев