Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгәннәргә кредит һәм займнар буенча каникул биреләчәк

Мобилизацияләнгән гражданнар һәм шәхси эшкуарларга махсус хәрби операциядә катнашкан чорда куллану кредитларын түләү өчен каникуллар биреләчәк, диде ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

«7 октябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары бирелә башлады. Алар бурычка алучыга кредит яки займ буенча түләүләрне туктатырга мөмкинлек бирә, һәм кредиторның, бурычка алучы закон критерийларына туры килгән очракта, аңа каршы төшәргә хакы юк», - диде Шаһиәхмәтов.

 

Аның сүзләренчә, кредит һәм микрофинанс оешмалары, шулай ук куллану, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм ломбардлар бурычка бирүче булырга мөмкин. «Кредит каникуллары шул исәптән мобилизация яки контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылган шәхси эшкуарларга да бирелә», - дип искәртте министр.

 

Шаһиәхмәтов ачыклык керткәнчә, кредит каникуллары бурычка алучының гаризасы буенча бирелә, ул аны 2023 елның 31 декабренә кадәр җибәрергә тиеш. Мобилизацияләнгән гражданинга үзенең кредиторына телефон аша яки кредит килешүендә күрсәтелгән теләсә нинди башка алым белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кредит каникуллары турында таләпне хәрби хезмәткәр генә түгел, ә ышаныч язуы булган башка кеше дә юллый ала.

 

«Кредит каникуллары, бурычка алучы мобилизациягә эләккәнче алган ипотеканы, шулай ук кредит карталарын да кертеп, барлык куллану кредитлары һәм займнары буенча да бирелә. Алар шулай ук мобилизацияләнгән шәхси эшкуарлар алган барлык кредит һәм займнарга да кагыла. Ташламалы чор 30 көнгә арттырылган мобилизация вакыты буларак исәпләнә. Бу чорга штраф һәм пениларны кертергә ярамый», - диде министр.

https://tatar-inform.tatar/news/iktisad-ministrlygy-mobilizaciyalanucelarga-kredit-ham-zaimnar-buenca-kanikul-birelacak-5862325

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X