Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин-Каратайда танылган шагыйрә, якташлары Гөлфия Исхакова белән очрашу узды (+фотолар)

Гөлфия Исхакованың кайту хәбәрен без барлык авылдашлары, дуслары, сабакташлары зур куаныч белән кабул иттек.

Гомеренең шактый өлешен Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче авылдашыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән Мөэмин-Каратай авылында очрашу узды. 

Гөлфия Исхакованың кайту хәбәрен без барлык авылдашлары, дуслары, сабакташлары зур куаныч белән кабул иттек. Бездә шундый бер күркәм гадәт бар. Аның кайтуын без авылдашлары белән бергә мәдәният йортында әдәбият, сәнгать бәйрәме итеп уздырабыз. Бу юлы элеккеге традицияне дәвам итеп мәдәният йортына җыелдык.

Очрашуга әдәбият, сәнгать белән кызыксынучы авылдашлар, Гөлфия Исхакованың туганнары, дуслары, сабакташлары, иҗаты белән кызыксынучылар җыелды. Гөлфия Исхакова байтак кына шигырьләр, хикәя һәм повестьлар авторы. Аның иҗатында балаларга багышланган үзенчәлекле, мавыктыргыч әсәрләр дә байтак. Аның Татарстан, Удмуртия нәшриятларында басылган 9 әдәби китабы укучыга барып ирешкән, әлеге шигъри күчтәнәчләрнең өчесе балаларга багышланган. Кичә барышында ул иң беренче чиратта очрашуга җыелучыларны нәниләргә багышланган шигырьләре белән таныштырды.

Мортазина Рүзилә белән Рәзинәләр авторның шигырьләрен истә калырлык, мавыктыргыч итеп сөйләделәр, үзенчәлекле биюләре белән көтеп алган чараны бизәделәр. 

Гармунчы — җырчыларыбыз: Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморатлар тамашачыларга үзләре яраткан җырларны бүләк иттеләр. Әхмәтшин Хаҗиморат җырчы, гармунчы гына түгел, бик күп шагыйрьләрнең сүзләренә үзенчәлекле көйләр иҗат итүче композитор да. Ул сыйныфташы Гөлфия Исхакова сүзләренә байтак җырлар иҗат итә. Әлеге кичәдә ул сабакташының сүзләренә язылган берничә җырын башкарды.

Гөлфия Исхакованың сүзләренә байтак танылган композиторлар халык күңеленә хуш килгән җырлар иҗат итәләр. Якташ язучыбыз үзе дә халык күңелендә калырлык җырлар яза һәм әлеге җырлар белән ул бик күп чараларда чыгыш ясый. Очрашуда аның үзенчәлекле, моңлы тавышы тамашачы күңеленә хуш килде. 
Бүгенге көндә Гөлфия Исхакова Удмуртия башкаласы Воткинск шәһәрендә көн итсә дә, аның күңеле, бар-барлыгы балачак, яшьлек еллары узган Мөэмин-Каратаенда. Шуны да искәртеп үтәсе килә: Гөлфия Исхакова тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә дүрт оныкларның кадерле, яраткан әбисе дә бит әле ул. Шагыйрәнең кабатланмас иҗади шатлыгы бар-аның язучылык таланты аның кызы Гүзәлдә дәвам итә. Ул да әнисе сукмагыннан атлый, шигырьләр иҗат итә.

Очрашуның ахырында Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы танылган язучы Гөлфия Исхаковага ныклы сәламәтлек, яңа иҗади үрләр, яңадан-яңа әсрләре дөнья күрүен теләде һәм авыл истәлеге итеп Мөэмин-Каратай авылы сурәтләнгән картина бүләк итте. Гөлфия Исхакова очрашу истәлеге итеп Мөэмин-Каратай авылы китапханәсенә үзенең иҗат җимешләрен-китапларын бүләк итте.

Таһир Шәмсуаров

Фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев