Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада яшәүче барлык диндәшләрне Изге Болгар җыенына Болгарга чакырды. Тантаналы чара 19 майда узачак. 9:00 сәгатьтә башланачак.

«Биредә беренче тапкыр ирле-хатынлы парлар арасында хаҗга 3 гаилә юлламасы уйнатылачак. Һәр юллама – 2 кешегә. Катнашу өчен төп шарт – бирегә ирең/хатының белән бергә килергә һәм бушлай уйнату билеты алырга», - дип яза Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.

Чара һәм юллама уйнату турында тулырак мәгълүматны оешманың рәсми сайтында карарга була.

"Т.И."


Нет комментариев