Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар армия мәсьәләсен “җайга салуны” тәкъдим итеп sms-хәбәрләр җибәрә башлаган

Алар хәрби комиссариат белән элемтәгә керүне вәгъдә итә.

Мошенниклар армиягә бәйле мәсьәләне “җайга салуны” тәкъдим итеп смс-хәбәрләр җибәрә башлаган. Бу хакта “Известия” яза.

Алар башта, янәсе, хәрби комиссариаттан повестка җибәрелүе турында хәбәр итә. Анда бармаган очракта, куркыта башлый. Шуннан хәрби комиссариат белән элемтәгә керү, анда бу мәсьәләне “җайга салырга” ярдәм итү вәгъдә ителә. “Мобилизацияләнүче”гә ярдәм хакы билгеләнә, ә инде акча түләнгәч, элемтә шалт итеп өзелә.

Кибериминлек компаниясе белгечләре билгеләп үткәнчә, әле берничә көн элек кенә “кара базар”да аферистлар ипотека алучы гаиләләр турында мәгълүматлар җыю белән мәш килсә, инде хәзер өлешчә мобилизациядән акча эшли башлауга керешкән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, мошенниклар социаль челтәрләрдә мобилизациягә эләгүчеләр өчен акчага “ак билет” ясауны, чит илгә чыгарга булышуны тәкъдим итә башлаган.

https://vatantat.ru/2022/09/92624/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X