Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый очраклар Алабуга районында теркәлгән.
Кырыгалдарлар, шәхси кабинетка кермәкче булып, смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны сорыйлар. Аны кулга төшергән очракта, кешенең шәхси мәгълүматлары белән эш итү мөмкинлеге алалар.
Полиция вәкилләре әйтүенчә, чын хезмәткәрләр беркайчан да смс-хәбәрдәге кодны яки акча күчереп карауны сорамый. Мондый очракта, сөйләшүне өзеп, порталның рәсми номерына шалтыратырга кирәк.
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев