Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар яңача алдый, медицинага кагыла

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мошенниклар тарафыннае алдауның яңа схемасы турында кисәтә.

"Хәзер аферистлар кешегә шалтыраталар да, медицина тикшерүләре узган очракта, кешбэк алу өчен телефонда Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа кушымтасын урнаштырырга күндерәләр. Кушымта телефонга куелгач, мәгълүмат кертү өчен корбанга махсус күрсәтнамәләр җибәрә. Сылтамага басканнан соң мошенниклар банк картасына керү мөмкинлеге ала", - диелә хәбәрдә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомствоның бернинди махсус кушымталары булмавын ассызыкладылар. "Барлык цифрлы сервислар бердәм дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән", - дип искә төшерделәр министрлыкта.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев