Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар Лениногорскидагы гаиләне фатирсыз калдыра язган

Лениногорскида яшәүче әтиле-кызлы бер гаиләне мошенниклар чак кына фатирсыз калдырмаган. Хәл бу чиккә үк барып җитмәсә дә,

Угрылар  аларның  кредитка рәсмиләштерелгән 1 миллион 820 мең сум акчасын үз кесәләренә салып куйган.

Үзләренең мошенниклар тозагына эләгүен аңлап алгач, кызлары полиция бүлегенә килеп, оператив-эзләнү хезмәткәренә үзләре белән булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.

“Минем  57 яшендәге әтием, билгесез кешеләрдән килгән тәкъдим буенча узган ел телефонына бер кушымта урнаштырды. Шушы кушымта аша инвестиция ясап табыш ала башлады. Күптән түгел әтигә телефонындагы шул кушымта аша 8 мең доллар алырга тәкъдим итәләр. Әмма бу эшне үзе генә эшли алмавын, акчаларны чыгару өчен аңа өченче бер зат кирәк булуын  әйтәләр. Өченче кеше әтигә үзенең банк исәбен бирергә тиеш була. Әтием миңа шул финанс операциясендә катнашырга тәкъдим итте, чөнки аның кереме бары тик телефонына килгән хәбәрдә генә,  акчаларны чыгарырга кирәк иде”, - дип аңлаткан ул.

Эш болай башланып китә: ир-атның телефонына видеоэлемтә белән шалтыраталар. Телефон экранында шалтыратучы үзе күренми, анда бары тик оборона министрлыгы сайтының билгесе генә чыга һәм шалтыратучының тавышы ишетелә. Ул акчаларны чыгару өчен ничек эш итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирә башлый.

“Алар сөйләшкәндә мин әти янында идем, бөтен сүзләрне ишеттем. Башта сайтта теркәлергә кирәк иде. Мин теркәлүне сорап хат җибәрдем. Бераздан безгә әтинең кушымтадан керем килү исәбе блокировкага куелган булуы, аны ачу өчен акча күчерегә кирәклеген хәбәр иттеләр.Кулыбызда алар күрсәткән кадәр ирекле акча булмаганга, мин әтигә ярдәм итәргә теләп, 162 мең сум кредит рәсмиләштердем. Аларны шунда ук әтинең банк исәбенә күчердем”,- дип сөйли кыз.

18 июньнән башлап ул әтисенең банк исәбенә  бер-бер артлы 199 мең, 295 мең,  116 мең, 138 мең һәм 772 мең сум акча күчерә. Кыз әтисенә ярдәм кулы сузуына ышанып эшли, әтисе банк картасына килгән акчаны - приложениедән керем килә торган исәбенә күчереп бара.

Үзе дә  кредит рәсмиләштереп 138 мең өстәп куя. Барлыгы 1 миллион 820 мең сум акча күчерелә.  Уйлап карасаң, бу акчага бәләкәй генә булса да фатир алырга була бит, әмма акчалар угрылар кесәсенә күчә. Соңрак ир-атның бу исәбе –мошенниклар үзләре үк ачкан исәп булуы ачыклана. Мошенниклар үзләренең беркайчан да тотылмавы, кылган эшләренә җәза алмаячакларына ышанган хәлдә, әти-белән кызга фатирыгызны залогка биреп кредит рәсмиләштерегез дип яный башлый, ата кешедән тагын 11 мең 600 йөз доллар кертүне таләп итә.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев