Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкарьләре Кол Шәриф мәчетендә күрсәтеләчәк

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең ядкарьләре экспозициясен Казанга күчерәчәкләр һәм алар 2 көнгә «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырыла.

Күргәзмәне Казанда оештыру күбрәк кешегә карау мөмкинлек бирәчәк. Ядкарьләрне 22 һәм 23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчете холлында карарга мөмкин булачак.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең ун ядкарен беренче тапкыр Татарстанга Дагыстаннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көненә һәм Изге Болгарлар жыенына китерделәр. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең кыйммәтле әйберләре экспонат итеп куелган. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаһу ганһу, пәйгамбәрнең хатыны Гайшә радыйаллаһу ганһа һәм кызы Фатыйма радыйаллаһу ганһа чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин Әл-Вәлид радыйаллаһу ганһу поход фляжкасы һәм, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаһу ганһу пычагы, Кәгъбәнең Кара ташы бар. Аларны бөтен Татарстаннан һәм Идел буеның төрле төбәкләреннән килгән кунаклар үз күзләре белән күрде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/moxammad-paigambarnen-yadkarlare-kol-sarif-macetenda-kursatelacak-5871331

фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев