Мул кыяр уңышы алырга теләүчеләр өчен киңәш
Кыяр авырмасын өчен, ә яфраклары чиста, сәламәт булсын өчен нишләргә?
Мул кыяр уңышы алыр өчен киңәш тәкъдим итәбез.
Әлеге эремәне һәр атна саен кыяр яфракларына сиптерәбез. Яфраклары яшел була, саргаймый, уңышны да мул бирә.
9 л суга 1 литр сөт яки эремчек суы кушабыз. Әлеге катнашмага 30 тамчы йод тамызабыз һәм 20 гр кер сабыны өстибез. Боларның барсын яхшылап болгатабыз. Пульверизатор алып, яхшылап, күп итеп яфракларына сиптереп чыгабыз.
Чыганак: https://almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев