МХОда һәлак булучыларның гаиләләренә беренче тапкыр махсус ярдәм күрсәтеләчәк
Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Татарстаннан 267,2 тонна беренче кирәк-ярак товар алачак.
«Нәфис» хәйрия фондыннан ярты еллык көнкүреш химиясе запаслары республика шәһәрләренә һәм районнарына җиткерелә башлады инде.
«Яңа ел алдыннан һәркем якты өметләр белән яши. Авыр вакытларын кичергән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу - безнең уртак бурычыбыз. Без киләчәктә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә ниятлибез. Бу акциягә башка оешмалар, предприятиеләр һәм меценатлар кушылса, шат булырбыз», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын оештыручы һәм Совет рәисе Ирек Богуславский.
Быел махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына беренче тапкыр махсус ярдәм күрсәтеләчәк. Алар көнкүреш химиясенең зур җыелмаларын алачак, шул исәптән кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, коры чистарту чаралары, сабын, шулай ук азык-төлек (он, ярма, макарон, шикәр, консерва һ.б.). Балаларга татлы Яңа ел бүләкләре биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев