РФ Президенты Владимир Путин имгәнүләрнең авырлыгына карамастан кайбер категория затларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибе турындагы указны имзалады.
«Аерым категория затларга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү максатыннан карар бирәм: Россия Федерациясе Хөкүмәтенә имгәнүләрнең (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) авырлык дәрәҗәсенә карамастан бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләмнәрен (3 миллион сумга кадәр) билгеләргә», - диелә документта.
Документ аңа кул куелган көннән, 13 ноябрьдән үз көченә керә.
Нет комментариев