Наилә Нагуманова 2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Наилә Нагуманова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләренең әзерлеге 550 документ тәшкил иткән, тагын 10 беркетмә рәсмиләштерү стадиясендә.
Моның белән параллель рәвештә төзекләндерүнең йомгаклау схемалары әзерләнә. Схемаларны йөз процент йөкләүне Бөгелмә, Алабуга, Зәй һәм Чистай районнары, шулай ук Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел Буе районнары тәэмин итте. Наилә Нагуманова Әгерҗе, Лаеш һәм Лениногорск районнарының әлегә бер генә схема да йөкләмәвен билгеләп үтте.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев