«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручылар катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуын хәбәр итә. XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.
Россия Федерациясе Милли регионнары театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан узачак фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.
«Без фестивальне гадәттә теге яки бу халыкның театр мәдәниятенә багышлыйбыз. Төньяк Кавказ театр дөньясы картинасын гәүдәләндерү идеясе безгә бик ошады. Бу төбәк үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай, тик башка театр смотрларында алар еш тәкъдим ителмиләр», - ди «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Фестивальнең махсус кунаклары Мәскәүдән «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары булачак.
Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында уза: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин исемендәге театр, Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры.
- Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Фестивальнең партнерлары - РФ Театр әһелләре берлеге һәм ТР Театр әһелләре берлеге.
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев