Ничә сум бурыч булса, чит илгә чыгармыйлар?
Алимент очрагында таләпләр шул укмы?
Ничә сум бурыч җыелган очракта чит илгә чыгармыйлар? Алимент очрагында таләпләр шул укмы? Акчаны түләгәч, бурычлылар исемлегеннән шунда ук төшерәләрме икән?
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсеннән:
— Гражданнарның бурычлары 30 мең сумнан арткан очракта чит илгә чыгармыйлар. Алимент түләүләре турында сүз барганда, бу сумма 10 меңнән артса, чикләүләр каралган. Шуңа да чит илгә чыгар алдыннан һәр кеше үзенең бурычларын тикшерсен иде. Аларны китәргә ике ай алдан түләү хәерлерәк. Дәүләт хезмәтләре порталы йә суд приставлары сайты аша түләгәндә, мәгълүмат тизрәк барып җитә.
Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев