Ничәнче катта (этажда) яшәүнең сәламәтлек өчен файдалы?
Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән.
Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”…
– Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб.
Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.
Фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев