Ниһаять, дәрестә телефон куллану тыела
ҖӘМГЫЯТЬ

Ниһаять, дәрестә телефон куллану тыела

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертелде: дәрестә телефон кулланырга ярамый.

– Дәресләрдә телефон тыюны әти-әниләр дә, укытучылар да күптән сорый. Законга кертелгән төзәтмәләр уку сыйфатын, тәртипне яхшыртачак. Балалар игътибарын читкә юнәлтмәячәк, бер-берсе белән күбрәк аралашачак, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге закон проекты турында.

Сүз уңаеннан, Вячеслав Володин телеграм-каналында мәктәптә телефонны тыюга карата сораштыру да уздырды. Анда катнашучыларның 84 проценты әлеге тәкъдимне хуплады. Димәк, чыннан да, үзәккә үткән мәсьәлә.

 


Нет комментариев