Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Никах туйларын кафеларда үткәрүгә карата баш казыйның фикере

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев никах туен өйдә үткәрү яклы булуын әйтте.

 

«Никах белән туй бергә кушылып үткәрелсә, эчтәлеклерәк, күңеллерәк була, дип саныйм. Мин никах өйдә үтәргә тиеш, дип саныйм. Кафеларда үткәргәндә милли үзенчәлекләрне саклап булмый. Йортка кергәндә үткәрелә торган аерым йолалар бар. Бу гаилә бәйрәме бит, анда якын туганнар җыела, ике як таныша, милекне күрсәтәләр», – диде ул «Тәртип» радиосы үткәргән түгәрәк өстәл барышында.

Баш казый никахны мәчеттә укытуга карата да үз фикерен белдерде

«Намаз залына тиешсез киемле һәм госелсез кешеләрне кертеп тезәбез. Бу бит сәҗдә урыны, анда госелсез кеше керергә тиеш түгел. Мәчеттә никах өчен аерым зал булса, ярый әле. Мәчет янында аерым кафе булса, җайлы», – диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев