Ноябрьдә аерым категория гражданнарның пенсиясен планлы рәвештә яңадан исәпләячәкләр
Сүз гомуми индексация турында түгел, ә шартлары үзгәргән яки
Ноябрь аенда аерым категория гражданнарның пенсиясен планлы рәвештә яңадан исәпләячәкләр. Профессор, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына аңлатканча, биредә сүз гомуми индексация турында түгел, ә шартлары үзгәргән яки махсус өстәмәләргә хокукы расланган пенсионерлар өчен каралган түләүләргә төзәтмәләр кертү хакында бара.
Процедура «Иминият пенсияләре турында»гы закон нигезендә үткәрелә.
Октябрьдә 80 яше тулган, шулай ук беренче төркем инвалидлык билгеләнгән гражданнарның пенсиясе аеруча нык арта. Әлеге категорияләр өчен закон тарафыннан фиксацияләнгән түләүнең икеләтә күләме каралган: пенсиянең төп өлеше 8 907,70 сумнан 19 129,40 сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, аларга эшкә сәләтсез гражданнарны карау буенча ай саен 1 314 сум күләмендә компенсация түләнә. Эксперт исәпләвенчә, пенсиянең гомуми үсеше 10 мең сумнан артып китәргә мөмкин. Бу категориягә кергән гражданнар өчен яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла һәм гариза бирергә кирәкми.
Ноябрьдә шулай ук пенсияләре квартал саен яңадан исәпләнә торган пенсионерларның да түләүләре артачак. Аларга, аерым алганда, гражданлык авиациясе очучылар составының элеккеге хезмәткәрләре керә.
Тиешле еллар эшләү яңадан исәпләү өчен нигез булып хезмәт итә: ир-атлар өчен кимендә – 25, хатын-кызлар өчен - 20 ел, ә сәламәтлек буенча эштән киткәндә - 20 һәм 15 ел. Өстәмә түләү күләме индивидуаль, ул вазифага, стажга һәм башка факторларга бәйле, кайбер очракларда 25 мең сумга җитә.
Элек җир асты яисә ачык тау эшләрендә мәшгуль булган күмер сәнәгате хезмәткәрләренең дә пенсиясе арта. Бу категория өчен минималь стаж - 25 ел, ә аеруча зарарлы участокларда әйдәп баручы һөнәр ияләре өчен 20 ел тәшкил итәргә тиеш.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев