Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч дронны алдаган җитез Данис турында (+видео)

Телеграм-каналда махсус хәрби операция зонасында өч дронны алдаган егет турында видео пәйда булган иде.

Күпләр аның кем икәнен беләсе килгәндер. Видеоны карагач, без дә лениногорскилы түгелме икән бу дидек. Бу җитез һәм батыр егет Чиләбе егете, «Бабай» кушаматлы Данис булып чыкты. Ул дошманның 3 дроны һөҗүмен үзенә юнәлтеп, хезмәттәшләрен һәм командирын үлемнән коткарып калган. 

Видеода (видеоны Телеграм-каналга кереп карый аласыз).Россия армиясе сугышчысына штурм вакытында 3 дошман коптеры һөҗүм ясый. Ул аларның берсен, автоматтан атып, бәреп төшерә. Икенче дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Өченчесенең кыйпылчыгы аңа тиеп үтә, тик артык зыян салмый.

Даниска 45 яшь. Тормыш иптәше Вәлия. Өч баласы бар. Инде бабай булырга да өлгергән. Махсус операциягә хезмәткә киткәндә әнисе Галия апага, ул улына барма инде дип үгетләсә дә: «Юк, инәй, алай ярамый. Хезмәт итәчәкмен. Мин анда үземнең осталыгымны күрсәтәчәкмен әле», – дигән.

Данис җәй көне кыска вакытлы ялга кайткач: «Әле бурычыбызны ахырга кадәр җиткермәдек, әни. Андагы халыкка тыныч яшәргә ирек юк, дошман балаларны да кызганып тормый. Без бу хәлләргә нокта куярга тиеш», – дип киткән. Хәзер Галия апа улының чираттагы ялын, аннан да ныграк, махсус операция тизрәк тәмамланып, Данисның якыннары янына әйләнеп кайтуын көтеп яши.

"Интертат"

Фото: видеодан скриншот

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев