Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлешчә мобилизациягә кемнәр эләкми?

Мобилизация буенча бик күп сораулар пәйда булды.

Өлешчә мобилизациягә кемнәр эләкми?

* Бронь алган кешеләр.

* Сәламәтлеге аркасында хәрби хезмәткә яраксыз һәм вакытлыча яраксыз булганнар («Г» һәм «Д» категорияләре).

* Гаиләдә тәрбиягә мохтаҗ яки I группа инвалидны даими караучылар.

* Үзенең энесе яки сеңлесенә опекун яки попечитель булганнар, әмма гаиләдә бу эшне башкара алырлык башка кеше булмаганда.

* 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан күбрәк баласы булганнар.

* Хатынының йөклелеге 22 атнадан арткан, моннан тыш, 16 яше тулмаган өч баласы булганнар.

* Ир-егетнең әнисе, аннан кала 8 яше тулмаган тагын дүрт һәм күбрәк баланы ялгызы гына тәрбияли икән, мондый кеше дә хәрби хезмәткә чакырылмый.

* «Мобилизация буенча хатын-кызларны чакырырга җыенмыйбыз», – диде оборона министры Сергей Шойгу.

* Студентлар. Мондый мөмкинлек дәүләт аккредитациясенә ия булган урта һәм югары уку йортларында, инновацияле фәнни-технология үзәкләрендә урнашкан оешмаларда, дини уку йортларында көндезге бүлектә белем алучыларга бирелә.

https://vatantat.ru/2022/10/93858/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев