Оныгын кыйнаган өчен әбисе 5000 сум штраф түләячәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Оныгын кыйнаган өчен әбисе 5000 сум штраф түләячәк

Административ хокук бозу турындагы эш материаллары буенча, вакыйга йорт подъездында булган.

Бәхәс вакытында хатын оныгының йөзенә һәм кулларына берничә тапкыр суккан.

Түбән Камада яшәүче хатын гаепле дип табылган һәм аңа биш мең сум штраф билгеләнгән, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча 1 нче суд участогы матбугат хезмәте.

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев