Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОРВИ вакытында нәрсә ашарга ярамый?

Салкын тиеп авырганда табиблар сыеклыкны көндәлек нормадан ике стаканга арттырырга киңәш итә.

Аерым алганда, майлы кислоталарга бай ризыклар, ягъни ит һәм сөт продуктларын күп кулланырга кирәкми.

Моның урынына чикләвек, балык һәм авокадога өстенлек бирегез. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә кулланыгыз, чөнки аларда витаминнар, антиоксидантлар күп. Аксымга килгәндә, аларны да үсемлек азыгыннан алу яхшырак. Кузаклылар, шулай ук тулы бөртекле продуктлар үсемлекләр аксымының шәп чыганаклары булып тора.

Цитруслыларны сак кулланыгыз. Эш шунда, грейпфрут согы кайбер дару препаратлары белән туры килми. Шуңа да алар арасындагы вакыт 5-6 сәгать булырга тиеш.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев