Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Хөкүмәте эше турында хисап тотачак
Бүген депутатлар җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 нче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышачак.
Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 15 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән алты республика законы проекты. Алар барысы да беренче укылышта карауга әзер.
Парламентарийлар дәүләт граждан хезмәте, мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү, Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарга, шулай ук ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертүче закон проектларын караячак.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев