Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге хәрбиләргә 300 процент өстәмә түләнә
Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге хәрби хезмәткәрләргә вазифасына бәйсез рәвештә 300 процент өстәмә түләнә.
Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләде.
«Пилотсыз системалар гаскәрләре хәрбиләренә акчалата түләүләр югары. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүче барлык кешеләр, вазыйфаларына бәйсез рәвештә, оператор яки машина йөртүче булсынмы, вазыйфаи окладларына 300 процент өстәмә ала. Уку үзәкләрендә булган вакытта түләүләр 70 мең сумнан артып китә. Ә махсус операция уздыру зонасында алар 240 мең сумнан башлап ала», - диде ул.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин.
Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.
https://tatar-inform.tatar/news/tatvoenkomat-pilotsyz-sistemalar-gaskarlarendage-xarbilarga-300-procent-ostama-tulana-5920701
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев