Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пластик савыт-сабадан мәхрүм итәргә уйлыйлар

Чит илдән бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба гына түгел, пластик контейнерлар һәм пакетлар да кертелми башларга мөмкин.

Россиядә яшәүчеләр бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан коры калырга мөмкиннәр. “Известия” хәбәренә караганда, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы пластиктан эшләнгән 28 төрле товарны Россиягә кертүне тыярга җыена.

Шулай ук пакетлар, пластик контейнерлар, колак чистарткыч мамык таякчыклары да тыюга эләгергә мөмкин. Аларны таркала торган пыяла, кәгазь һәм агач әйберләргә алыштыруны күздә тоталар.

Министрлыкта, чыннан да, мондый эшнең алып барылуын раслап, бу җәһәттән килеп туган кайбер бәхәсләрне бизнес вәкилләре белән хәл итәргә тырышуларын әйткәннәр. Эшмәкәрләрнең пластик әйберләр кертүне тыюга карата фикере төрлечәрәк. Мисалга, рестораннар, “доставка” хезмәтләре моңа әзер түгел әле. Шул ук вакытта пластик төрелмәдән башкасына тулысынча күчү өчен өстәмә акча кирәк булачак. Ә бу продукциянең кыйммәтләнүенә китерәчәк.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев