Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Полиция хезмәткәрләре Казан кафеларының берсендә эшләгән легаль булмаган мигрантларны тоткарлаган

Казан кафеларының берсендә хокук саклау хезмәткәрләре анда эшләгән легаль булмаган мигрантларны тоткарлаган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Урта Азия илләренең дүрт гражданы Профсоюз урамындагы кафеда тикшерү вакытында булган. Аларның Россиядә булуы да, хезмәт эшчәнлеге дә законсыз булып чыккан. Аларның һәркайсына 2 мең сум штраф язылган, моннан тыш, аларны Россиядән куып чыгарачаклар.

Әгәр эш бирүченең гаебе исбатланса, аңа шулай ук чит ил кешеләрен эшкә законсыз җәлеп иткән өчен штраф салачаклар.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев