Помидорны тизрәк өлгертү өчен нишләргә?
Үзегезгә саклап куегыз әле киңәшләрне
Помидорларның өлгерүен тизләтү өчен июль азагында калган барлык вак ян үсентеләрне алалар һәм ботаклардагы үсеш очларын йолкыйлар, томатлар барлыкка килгән чәчәкле ботаклар астында гына ике-өч яфрак калдыралар.
• Тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша. 1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.
• Томатны бәрәңге түтәленнән ераграк утыртырга кирәк, ул барлык вегетация чорында фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек һәм башка шундый авыруларга бирешүчән.
• Теплицаларда ак канатлы күбәләк (белокрылка), куак бете, үрмәкүч талпаны, пасленовый минер һәм башка бөҗәкләр алар өчен куркыныч тудыра. Зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими рәвештә карап, эшкәртеп торырга кирәк.
• Авыруларга каршы Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар кулланырга мөмкин, химик фунгицидлардан — Раек, Резус, Оксихом, Протон Экстра, Бордоская смесь-Ф, Хом һ.б.лар кулланыла, аларны кулланганда микробиоашламалар (Азолен, УниФос һ.б.) һәм микроашламалар («Сәламәт уңыш» гуматы һ. б.) өстәргә киңәш ителә.
Чыганак: https://shahrichalli.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев