Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Психолог, коуч 2025нче елга дөрес итеп план кору, теләк-максатларга ирешү серләре турында сөйли

Яңа 2025 елга планнарыгыз бармы ?

Регина Хәкимҗанова – психолог, коуч, мотиватор, трансформацион уеннар алып баручы, хатын-кызларны ябыгырга өйрәтүче белгеч, блогер, артист, 3 бала әнисе. 35 кг-га ябыгу тәҗрибәсе дә бар аның!

– План кору кирәкме? Эшләр болай да башкарыла сыман бит.
– Иң элек, бер фикерне аңлатып үтәсем килә. Ул план белән бәйле. Кешенең күңеле тыныч булса, ул үзенең халәтен аңлый, эчке тавышын тыңлый ала, үзенә нәрсә кирәклеген белә. Тормышындагы кайсы өлкәне үзгәртергә һәм иң мөһиме нинди юл белән моңа ирешергә кирәклеген күрә.  Сез шушы халәттә булсагыз, теләк, хыял, куя аласыз. Ә  инде максат бар икән, аны Б ноктасы, ә хәзерге хәлне А ноктасы дип атап, Адан Бга бару юлын – план төзергә була. Плансыз тормыш хаоска әверелә, максатка ирешү дә мөмкин түгел. Шунысы да бар, план ул ниндидер зур, глобаль әйберләр түгел, кечкенә генә адымнар.

– План ул эшләр исемлеге генәме?
– Категорияләргә бүләргә киңәш итәм. Әйтик, сәламәтлек өчен аерым бит, мөнәсәбәт өчен – аерым.

– Нинди категорияләр турында сүз бара?
– Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, 5 юнәлешне тигез алып барырга кирәк. Сәламәтлек, мөнәсәбәтләр (тормыш иптәшең, дус-туганнарың белән), хезмәт, матди үсеш (хезмәт хакын арттыру),  үз сәләтең, мөмкинлекләреңне куллану, тормышка ашыру (эшеңне башлау, мавыгуларыңны үстерү) һәм рухи як. 2023нче елда мин шундый максат куйдым – башта үземне дәвалыйм, аннары кешеләр белән эшлим.

– Планны кәгазьгә язу белән телефонга теркәү арасында аерма бармы?
– Бар. Кул белән язганның тәэсире башка. Истә дә кала, аннары мондый язу баш миенә үзеннән-үзе бу эшнең мөһимлеге турында сигнал бирә. Мин кәгазьгә генә түгел, зур ватманга язарга киңәш итәм. Аны стенага ябыштырып куясыз да һәр өлкәгә бер фото беркетәсез. План төзегәндә «Ябыгу» дип зур эшне түгел, ә кечкенә адымнарны билгеләгез. Әйтик, уңайлы урында фитнес-үзәк табып, тренерга язылып кую. Мин мисал өчен, 10 мең адым атлауны максат итеп куйган идем, хәзер – Кукмарадан Казанга җәяү барып кайтырга телим.

– Планны язганда ниндидер кагыйдәләрне истә тотарга кирәкме?
 – Пунктлар саны чикләнмәгән.  Кемдер бер елга 5 пункт яза, кемдер – 25. Ләкин иң мөһиме, планның тормышка ашу сере – күңелең белән ышану. Бер клиентым 2025нче елга машина алуны максат итеп куйган иде. Маркасын да язды, төсен дә. Хәтта урындыкларына чехолын да алып куйды, чөнки көзгә руль артына утыруына ышана. Уйларыбыз һәм гамәлләребез берләшкәндә максатыбызга туры барачакбыз. Шунысын да истә тотыгыз, гомерлек максатларны бер елга язу да дөрес түгел. Мөмкинчелегеңне, җаеңны карыйсың. План язуның аерым бер көне юк. Исеңә төшкән саен теркәп барасың да, декабрь аенда зур, матур кәгазьгә язып чыгасың.

–  Бу кагыйдәләр һәрвакыт «эшлиме» әллә һәр ел үзенчәлеклеме?
– Кагыйдәләр эшли, әмма дөньядагы вакыйгаларны истә тоту кирәк, әлбәттә.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/iana-elga-kerabez-planygyz-barmy-son

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев