Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Пычрак номерлы автомобильдә йөргән өчен җаваплылык турында искәрттеләр

Транспорт чарасының номерларын укыла торган халәттә тоту таләпләрен бозган өчен җаваплылык яный.

Бу хакта АИД профессиональ юридик төркеме генераль директоры Давид Адамс искәртте, дип хәбәр итә RT.

«Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, номерның бер хәрефе яки саны булса да 20 метр ераклыктан танымаслык хәлгә килгән очракта машина йөртүче 500 сум штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин», – дип билгеләде юрист. Ул номерлар һава торышы начар булу яки юллар пычрак булу сәбәпле пычранган очраклар турында сүз бара, дип ачыклык кертте.

Номерларны махсус яшерү билгеләрен ачыклаган очракта исә хокук бозу Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсенең 2 өлеше буенча квалификацияләнә. Машинаның кузовы чиста, ә номерлары пычрак белән буялган яки номерның саннары һәм хәрефләре урнашкан урыннары гына пычрак булган очракта машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф яки бер айдан өч айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Шул ук вакытта чагыштырмача күптән түгел, 2024 елның 14 октябрендә, кабат хокук бозу өчен җаваплылыкны кырысландыручы төзәтмәләр үз көченә керде. «Әгәр машина йөртүче ел дәвамында кабат номерларын аңлы рәвештә яшерүдә тотыла икән, аңа 12 айдан 18 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный», - дип ассызыклады эксперт.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев