Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Район башлыгы Чыршысы”нда 700гә якын бала катнашты (+ фотолар)

Бүген Мәдәният сараенда электән килгән матур гадәт буенча “Район башлыгы Чыршысы” үтте.

Чыршы бәйрәменә талантлы, уку алдынгылары, спортта уңышларга ирешкән шәһәр һәм район балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары килде. Барлыгы 700гә якын бала бәйрәмдә катнашты.

Бәйрәм тамашасы ике тапкыр үтте, 12.00 һәм 14.00дә

Яшь лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. 30 укучыга исемле стипендияләр тапшырды.

Укучылар каршында Казаннан килгән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары «Новогоднее шоу Маленького Волшебника» музыкаль спектакле тәкъдим итте.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/9326899.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев