Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Район мәктәпләре укучылары республика олимпиадасында татар теленнән призерлар булды, Кирлегәч мәктәбеннән җиңүче бар

2025-2026нчы уку елында йомгаклау этабында.

9 нчы февральдән 11 нче февральгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар телле мәктәпләр өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

Интеллектуаль ярышта республиканың 36 муниципаль районыннан һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 4-11 сыйныфларда укучы 332 укучы катнашты.

Әлеге олимпиадада безнең районның Урмышлы, Иске Иштирәк, Кирлегәч мәктәбе укучылары призерлар исемлегенә керде. 

Урмышлы мәктәбеннән -  6 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллин Сабир, 4 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Мәрьям.
Иске Иштирәк мәктәбеннән – 6нчы сыйныф укучысы Фәтхетдинов Камил, 4нче сыйныфтан Фәтхетдинова Диләрә.
Кирлегәч мәктәбеннән – 9нчы сыйныф укучысы Магизянов Ислам.

Шунысын да әйтергә кирәк, Исламның тагын зур уңышы бар. Ул татар телле мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулады! Бу – безнең район өчен зур горурлык. Молодец, Ислам.

Ул хәзер әдәбит буенча Халыкара олимпиадага катнашырга чакыру көтә.

Районыбыз мәктәп укучыларын  һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз.

фото: Мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев