Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда яшүсмерләр белән булган юл һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды

Авария 12 августта 11 сәгать 30 минутларда Шөгер юлында була.

Өч яшүсмер олыларга әйтмичә генә ВАЗ-2106 машинасын алып китәләр. Шөгер авылындагы малайлар,  С. Б. һәм И. машинада йөреп килергә уйлыйлар һәм Б.ның әтисенең машинасына утырып китәләр. Әтисе  бу вакытта өйдә булмый. Б.  рульгә утыра, калган ике яшүсмер пассажир урыннарына.

Кыр юлыннан барганда, машина идарәне югалта һәм әйләнеп каплана. С. яшүсмер травмалар ала һәм җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була. Б. яшүсмерне Казанга озаталар. Өченче яшүсмер - Лениногорск хастаханәсендә.

Шунысы мәгълүм: һәлак булган С. яшүсмер - дүрт балалы гаиләдән, Шөгернең Чкалов мәктәбендә 6нчы классны тәмамлаган булган. Әнисе - өйдә, хуҗабикә, үги әтисенең эше командировка белән бәйле.

 

Фото: ГИБДД

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев