Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондагы авылда чыккан янгында кеше мәете табылган

3 февраль көнне 3 сәгать 16 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр килә.

 

Глазово авылында, Советская урамында шәхси йорт януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр шунда ук урынга китә. Алар килгәндә ут йортны чолгап алган, тәрәзәләрдә пыялалар коелган була. Йортның түбәсе ишелеп төшә.  Эчке якта көчле төтен була.

Күршеләр янгын сүндерүчеләргә эчтә йортның хуҗасы булырга мөмкин дип хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр янгыннан соң калган кисәүләрне  аралаганда зал бүлмәсендә нык янган йорт хуҗасының гәүдәсенә тап булалар.

Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев