Районның Түбән Чыршылы мәктәбен моннан 45 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты
Бик дулкынландыргыч, сөенечле, матур очрашу мизгелләре, аз гомер үтелмәгән, шуңа карамастан алар бер-берсен шунда ук танып, мәктәп еллары хәтирәләренә чумдылар.
Очрашуга яраткан класс җитәкчеләре шагыйрь, Таһир абыйлары Шәмсуаров, укытучылары Рәфкать абыйлары Шәфигуллин, Клара апа, Сөгьдә апалары Бәдретдинова да элеккеге укучылары чакыру буенча сөенеп килгәннәр иде. Аларның “чал чәчле "укучылар" үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр.
Очрашу кичәсен кынгырау тавышы ачып җибәрде, беренче сүзне укытучылары Клара Әхмәт кызы Хәсәнҗанова башлады. Таһир Шәмсуаров үзенең истәлекләре белән бүлеште, бик матур җырларын, шигырьләрен бүләк итте. Очрашуга килгән һәркем кыскача гына үзенең тормыш китабын ачты, гаиләсе турында сөйләде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар сыйныфташлар. Үзләрен укытып-тәрбияләгән, инде бакыйлыкка күчкән укытучыларын, сыйныфташларын да искә алдылар
Алар рухына багышлап Тәлгать Галиуллин көрьән сүрәләре укыды, бергә дога кылдылар.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев