Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызда яшәүче Вафиннар гаиләсе игелекле гамәлләре белән үрнәк

Югары Чыршылының Әкъдәсе бар! Бер җөмләгә аның игелеклеге, шәфкатьлеге, үзенең кече Ватаны өчен янып-көеп, авылны яшәтәсе иде дигән максатлары да кергән.

Корбан гаете бәйрәмен Югары Чыршылы мәчете яңартылган, төзекләндерелгән килеш каршы алды. Биредә мәчет 1995 елда ачыла һәм еллар үзенекен итә: ремонт сорый. “Халык ярдәме белән, кем ничек ярдәм итә ала, шулай ремонтны башлап җибәрдек”, - дип сөйли Югары Чыршылыдан 54 яшьлек Әкъдәс Вафин.

Хәзер тәрәзәләр дә яңа, аларны пластикка алыштырганнар, шулай ук караңгы яктагы кайбер тәрәзәләрне томалап, якты якка зурайтып, зур тәрәзәләр куйганнар. Хатын-кызлар мәчетнең эчке ягына, стеналарга, түбәләргә обойлар ябыштырганнар. Ремонттан соң мәчеттә тәһарәтханә дә барлыкка килгән. Әкъдәс абый белән авыл имамы Илшат хәзрәт Зиятдинов бергәләп, тәһарәт алу бүлмәсе ясаганнар. Алар эчтәге ишекләрне дә алыштырганнар. Әлбәттә, күпчелек эш аларның икесе җилкәсенә төшкән.

Мәчетнең тышкы ягы –  профнастилдан. Бу эштә Альбина Гарифуллина ярдәм иткән. “Авылдашыбыз Альбина апа башта Себердә торды, хәзер авылда яши. Ул бик актив, барлык эшләрдә катнаша. Мәчетебезгә палас кирәк иде, ул Дагыстан кешесе белән сөйләшеп, Мәскәүдән палас кайтартты. Шулай итеп, мәчетебез матурайды, ямьләнде”, - ди Әкъдәс абый.

Аның әйтүенчә, әле тагын эшлисе бар, керү юлындагы баскычны ясыйсы һәм  эчке якта бераз эшләр. Барысын да эшләрләр, Ходай язса. Иң мөһиме – игелекле эшләрнең башында торучы, сөйләп, боерып кына түгел, ә үзе тотынып, үрнәк гамәл күрсәтүче Әкъдәс Вафин бар.

Ул шушы авылда туып-үскән, читкә бәхет эзләп китү ягын карамаган да. Армиядән кайткач, “Спартак” колхозында электрчы булып эшли башлый.

“Яшь кеше булгач, акча күбрәк эшлисе килде, йорт салырга да акча кирәк иде, колхоз акчага бик кинәндермәгәч, нефть тармагына эшкә киттем. Анда эшләдем. Бүгенге көндә Югары Чыршылы белән Түбән Чыршылыда газчы хезмәтен башкарам, күбрәк халык белән эшләргә туры килә”, - дип сөйли эше турында.

Ул авыл депутаты, авыл старостасы да. Электрчы һөнәрен белү тагын да ярап куйган: мәчеттә ремонт вакытында да ут белән бәйле эшләрне үзе эшли.

Булачак насыйп яры – хатыны Резедәне дә шушы авылда очрата. Бергә 28 ел матур гына гомер итәләр, 1996 елның 24 августында өйләнешәләр. Резедә ханым авыл клубында 20 еллап эшли, инде почта эшен дә йөкләгәннәр үзенә. Шулай ук гөбәдия пешерү буенча да остарып киткән, заказлар да кабул итә икән.

Биш кыз үстергәннәр. Хәтерлим әле, бишенче кызлары тугач, Әкъдәс абый редакция белән элемтәгән кереп: «Бишенче кызым туды. Иртәгә бала тудыру йортыннан алып кайтам. Сез дә безнең шатлыкны уртаклашыгыз», - дип хәбәр итеп чакырган иде.

Ул чакта бәләкәй кызчыгы белән хатынын бала тудыру йортыннан “Лимузин” машинасына утыртып алып кайтып киткән иде. Вакыт уза, инде ул кыз – Лиана 1нче сыйныфны тәмамлаган. Ә иң олысы – Альбина, аңа 28 яшь. Гаиләсе белән Биектауда яшиләр, бер кыз үстерәләр, тиздән икенче бәби туачак, Ходай язса. Аннан соң 1998 елгы Эльвира, алар  Әлмәттә, бер малай үстерәләр. Эльмира – 2002 елгы. Ул Казанда эшли. “Бездән акча сорамый, киресенчә, безгә булыша”, - ди әтисе. Аның бию буенча укырга теләге дә бар (мәдәни чаралар үткәргәндә әнисенең төп ярдәмчесе). Аннан соң Риана, аңа 14 яшь тулган, 7нчене тәмамлаган. Җиде елдан соң төпчек Лиана туган.

«Резедә белән бер-беребезгә терәк булып яшибез. Кайчакта йорт эшләре калып тора, авыл мәшәкате белән чабарга туры килә. Резедә барысын да аңлый, киң күңелле», - ди.

Бүгенге көндә уңган-булган, тырыш Вафиннар гаиләсе Югары Чыршылының 300 еллыгына, авыл көненә әзерләнеп йөриләр. Ул 29 июньдә, 10.00 сәгатьтә булачак. Анысы да авыл халкы ярдәме белән узачак икән.

Шунысы бар: Югары Чыршылыда туып-үсүчеләр кече Ватанны онытмыйлар. Җәй көне күңелле, балалар, оныклар кайта, диләр.

«Авыл картайса да, әле аны яшәтәсе, авылда тормышны дәвам иттерәсе дигән максатлар белән яшибез, эшлибез», - ди Әкъдәс Вафин.

Язма кыскартылды. Тулысы белән «Заман сулышы» газетында чыкты

фотолар: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев