Районыбызның Чүте авылы кызлары-егетләре авылдашларына яңа ел бүләге ясаган (+фотолар)
Ямьле концерт
Районыбыздагы Чүте авылы – зур булмаган сала. Ул Куакбаш авыл җирлегенә карый. Биредә күп халык яшәми, күбесенчә олылар.
Алар концерт-бәйрәмнәр карарга ярата. Шушы көннәрдә әлеге авылда туып-үскән кызлар төркеме килеп, яңа ел концерты куеп китте.
Гүзәл Шәрипова һәм аның кызы Ралина, улы Рияз, Гүзәлнең сеңелесе – Гөлгенә, Гүзәлнең ике туган сеңелесе – Айсылу Кашапова Чүтегә кайтып, авылдашларына яңа ел концерты оештырганнар. Гүзәл, Гөлгенә, Айсылу – Чүтедән, аларның әти-әниләре шушы авылда гомер итә.
“Без авылга еш кайтабыз. Кайбер чакларда менә шулай иҗат төркеме буларак аппаратуралар белән кайтып, концерт куеп китәбез. Клуб мөдире Фәүзия апа Сабитовадан чакыру алабыз да, җыенып кайтабыз. Кечкенәдән үк шушы авыл сәхнәсендә инде без, шунда җырлап-биеп үстек”, - ди Гүзәл.
Концерт карарга Чүтеләр генә түгел, күрше авыллардан да – Куакбаш, Чыршылыдан, Зәй-Каратай, Шөгердән дә килгәннәр. Халык шактый җыелган, кечкенә авыл клубы тулы булган.
Чара уеннар, җырлар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләр белән бергә үрелеп барган.
Иҗат төркеме клубны гөрләткән: Гүзәл белән Айсылуның искиткеч матур тавыш белән җырлаулары, Гөлгенәнең очып-очып биюләре, Риязның өздереп баянда уйнавы, Ралинаның скрипкада уйнавы – барысы да тамашачы күңеленә рәхәтлек биргән, җыр-моң дәрьясын кичкәндәй булганннар.
Бу хакта концерттан соң авыл төркеменә язган бәяләмәләр сөйли:
“Молодцы кызлар, егетләр. Авылдашларыбызның күңелләрен күтәрү өчен искиткеч матур концерт оештыргансыз”.
“Яңа ел килүен хәбәр итүче, күңелләрне күтәреп, Яңа елга зур өметләр өстәүче гаҗәеп матур концерт бу. Кызлар, егетләр, бигрәк тә оста артистлар сез. Рәхмәт яусын авылыбызда барлык чараларны оештырып, авылыбызны җанландырып торучы Фәүзия белән Илгизәргә. Сез булганга без бик шатланабыз”.
«Әлеге кызларның әти-әниләренә дә рәхмәт. Шундый талантлы балалар үстергәннәре өчен».
Әлеге төркем быел Ураза ае кергәнче, Чүте авылында “Февромарт” дигән концерт куеп киткән булган, анда да ошатып калганнар. Инде менә яңа ел белән котларга кайтканнар.
Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, иҗат төркемен күрше авылга да чакыручылар бар. “Киләсе елга дип планлаштырып куйдык”, - ди ул.
фотолар: Г.Шәриповадан








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев